Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Игелек

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм озатылды

Мәлләтамак мәдәният йорты берничә атна эчендә егетләргә адресланган әйберләр белән тулды

Райондашларыбыз һәм күрше-тирә районнар халкы батырлар өчен гуманитар ярдәм әзерләде. Мәлләтамак авылы мәдәният йорты берничә атна эчендә егетләребезгә аталган әйберләр белән тулды.

Автомобильләр, машиналарга запас частьләр, генераторлар, төзелеш материаллары, продукция, уңган хуҗабикәләр әзерләгән күчтәнәчләр һәм башка төр кирәк-яраклар тиздән егетләребезгә илтеп тапшырылачак.

«Әлеге ярдәмне җыюда һәм машинага төяүдә үз өлешен керткән һәр кешегә рәхмәтебезне җиткерәбез! Егетләребезнең тиз арада исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез!» – дип хәбәр ителә район хакимиятенең матбуган хезмәтендә. 

Фото – район хакимиятенең матбуган хезмәте архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев