Татарстанда юл-транспорт фаҗигаләре: 8 айлык статистика, иң куркыныч районнар һәм чаралар
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы үтте
Татарстанда, махсус чаралар күрелүгә карамастан, икенче ел инде юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучылар саны арта. Бу хакта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров хәбәр итте.
Шамил Гафаров, иминлекне тәэмин итү максатында төрле чаралар күрелүгә карамастан, юл-транспорт һәлакәтләренең һаман да үсештә булуына борчылуын белдерде.
– Иминлекне тәэмин итү буенча тиешле нәтиҗә булсын өчен, уртак фикергә килеп, бердәм эшләргә кирәк. 10 ел дәвамында юлларда һәлак булучылар санын киметә алдык. Ни өчен соңгы ике елда аларның саны арта? Ел саен күпме юллар төзекләндерелә, бюджет һәм финанс ресурслары җәлеп ителә! – диде ул.
ЮХИДИнең Татарстан буенча башлыгы Рөстәм Гарипов 8 айлык күрсәткечләр белән таныштырды.
– Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, республикада юл-транспорт фаҗигаләре саны берникадәр кимеде, әмма һәлак булучылар күп. 2025 елның сигез аенда 2056 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, быел әлеге күрсәткеч – 1973. Узган ел бу чорда 199 кеше һәлак булган, быел бу сан 212гә җитте. Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә машина йөртүчеләр аркасында август аенда гына да 1015 фаҗига булган! Тик бу сан каршы як полосага чыгучылар һәм иминлек каешын кулланмаучылар күрсәткеченнән күпкә ким. Август аенда каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә 2164 юл-транспорт фаҗигасе булды, иминлек каешын такмаган 11886 машина йөртүче тоткарланды, – диде ул.
Р. Гарипов юл-транспорт фаҗигаләренә бәйле иң күп үлем очраклары теркәлгән шәһәр-районнарны да атап үтте. 23 район-шәһәр арасында Казан шәһәре беренче урында тора. Исемлектә Яр Чаллы, Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Мамадыш кебек шәһәрләр белән бергә Чүпрәле, Кайбыч, Балык Бистәсе кебек районнар да бар.
– Шунысы сөендерә: Мөслим районы тәнкыйть күзлегеннән телгә алынмады. Әмма, бездә юл-транспорт һәлакәтләре аз дип, тынычланырга ярамый. Сигез айда районда 6 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 7 кешенең тән җәрәхәтләре алуы һәм үлем очрагы булу юл йөрү кагыйдәләренең төгәл үтәлмәвен күрсәтә. Сентябрьдә булган балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте балалар арасында профилактика эшен тагын да көчәйтергә, әти-әниләр һәм мәктәп коллективлары белән берлектә һәм тыгыз элемтәдә эшләргә кирәклеген искәртә, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъдәнов. – Күпчелек юл-транспорт фаҗигаләренең сәбәбе – тизлекне дөрес сайламыйча идарәне югалту. Кагыйдәләрне төгәл үтәмәү сәбәпле юл-транспорт фаҗигасенә сәбәп булган машина йөртүчеләр дә аз түгел. Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырганда, ир-егетләр дә, хатын-кызлар да уйлансын иде: алар үзләренә генә түгел, ә гаиләләренә, юлда йөрүче башкаларга да куркыныч тудыра. Куәтле чит ил автомобиле юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозарга мөмкинлек бирми. Барыбыз да кагыйдәләрне төгәл үтәп йөргәндә, юлда йөрүчеләргә игътибарлы булганда гына юл-транспорт һәлакәтләреннән котыла алачакбыз.
Юл-транспорт һәлакәтләре хакында күп язабыз һәм сөйлибез. Күрә, укый һәм нәтиҗә ясый белгән кеше аңларлык. Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе ай саен юл йөрү кагыйдәләрен иң күп бозучы оешма-предприятиеләр исемлеген чыгара. Әлеге исемлектә районның да ике-өч оешмасы бар. Нигә без кимчелегебезне күрә белмибез? Фаҗига булгач кына: “Нигә болай булды? Бу авырлык нигә миңа килде?” – дип сорау бирә башлыйбыз. Кагыйдә бозган райондашыбыз беркөнне үзе дә һәлакәткә очрарга мөмкин. Ярый машинасы гына җимерелсә (тимер бетмәс, яңасы табылыр), өзелгән кеше гомерен кире кайтарып булмый бит!
Фото – Татар-информ
Нет комментариев