Иминлек

Мөслимдә гражданнар оборонасы буенча штаб күнекмәләре узды

Татарстанда 7–9 октябрь көннәрендә гражданнар оборонасы буенча масштаблы өйрәнүләр үткәрелә

Аларның төп максаты — идарә органнарының, гражданнарны яклау көчләренең һәм хәбәр итү системаларының гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тикшерү.

Шул уңайдан Мөслим районында да махсус күнекмәләр оештырылды. Район гражданнар оборонасы җитәкчесе Ирек Салихҗанов катнашында Колхоз урамындагы күпфатирлы йорт янында җаваплы хезмәтләр вәкилләре җыелды.

Күнекмәләрдә гражданнар оборонасы өчен җаваплы җитәкчеләр, эвакуация кабул итү комиссиясе һәм кабул итү пункты әгъзалары катнашты. Алар гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта бердәм һәм оператив эш итәргә әзер булуларын күрсәттеләр.

9 октябрьдә 10:40 һәм 10:44 сәгатьләрдә сиреналарның эшләве тикшереләчәк. Сирена тавышын ишеткәндә, тынычлыкны саклап, рәсми хәбәрләрне игътибар белән тыңларга кирәк.

Гөлназ Җәлилова репортажы.


Нет комментариев