Яңалыклар

Татарстан Федераль һәм Бөтенроссия авыл Сабан туйларына әзерлек эшләрен башлады

Республика Министрлар Кабинетының шул хактагы боерыкларын Премьер-министр Алексей Песошин имзалады

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда Оренбург өлкәсендә узачак Бөтенроссия авыл Сабан туена һәм Томск өлкәсендәге Федераль Сабан туена әзерлек буенча оештыру комитетлары төзелде. Республика Министрлар Кабинетының шул хактагы боерыкларын Премьер-министр Алексей Песошин имзалады.

Оренбург өлкәсендә узачак XVII Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек буенча оештыру комитетын Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкләде. Аның урынбасарлары итеп республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Ютазы районы башлыгы Азат Шәфигуллин билгеләнде.

Томскида узачак XXVII Федераль Сабан туена әзерлек эшләренә дә Шәйхразыев кураторлык итәчәк. Оештыру комитеты составына Ирада Әюпова һәм Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев керде.

Татарстан халыкларының мәдәниятен һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова ике оештыру комитетының да секретаре итеп билгеләнде. Катнашучылар арасында республиканың спорт министры Владимир Леонов, «Татмедиа» җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Бөтендөнья татар конгрессы, шулай ук милли мәдәният һәм көрәш белән бәйле оешма вәкилләре бар.

 


Нет комментариев