Мөслим гимназиясендә «Россия символлары» олимпиадасының икенче этабы узды
19 ноябрьдә Балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Мөслим гимназиясендә «Россия символлары
Халыклар дуслыгында – Россия бердәмлеге» бөтенроссия олимпиадасының икенче этабын үткәрде.
Икенче этапка узган 12 укучы белемнәрен сынады. Аларның тугызы – 10–12 яшьлекләр, өчесе – 13–16 яшьлекләр төркемендә.
Олимпиада «Россия символлары» проекты кысаларында уза. 2026 елда проект Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды. Аны Россия дәүләт балалар китапханәсе РФ Мәдәният министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы һәм Россия Фәннәр академиясенең Н. Н. Миклухо-Маклай исемендәге Этнология һәм антропология институты ярдәме белән оештыра.
Фото – район үзәк китапханәсеннән.
Нет комментариев