ТР Министрлар кабинетынта журналистлар өчен брифинг узды
Яңалыклар

ТР Министрлар кабинетынта журналистлар өчен брифинг узды

Аның көн тәртибендә Татарстан Республикасының архив эшчәнлеге буенча үткәрелгән конкурсларның нәтиҗәләре хакында чыгышлар тыңланды

Брифинг эшендә Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Казан шәһәренең ветераннар госпитале баш табибы Илдар Фәхретдинов һәм “Метроэлектротранс” предприятиесе генераль директорының беренче урынбасары Данил Фомин катнашты.

“Татарстан Республикасының иң яхшы архивы” конкурсында быел 51 предприятие катнашкан. Коммерцияле булмаган оешмалар һәм гавами хакимият органнары арасында сугыш ветераннары өчен госпиталь – беренче урында. Чистай балалар йорты – икенче, Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хакимияте өченче урынны алган.

“Татарстан Республикасының иң яхшы архивы” конкурсы ТР Рәисе ярдәме белән 2018 елдан башлап үткәрелә. Гөлнара Габдрахманова җирле үзидарә органнары өчен “Муниципаль архивны комплектлау чыганагы буларак җирле үзидарә органының иң яхшы архивы” дигән махсус номинация кертелгәнен билгеләп узды. Быел бу номинациядә җиңүчеләр саны 6 дан 12 гә кадәр арттырылган. Аларның һәрберсенә 375 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла. Конкурс барган җиде ел эчендә барлыгы 30 җирле үзидарә органы җиңүче булган, аларның 18 е үз архив проектларын гамәлгә ашырган. Проектларны тормышка ашыруга барлыгы 6 миллион 750 мең сум акча юнәлдерелгән. Брифингта катнашучылар журналистларның сорауларына да җавап бирделәр.

 


Нет комментариев