Мәгариф

Әмәкәй төп мәктәбенең экоотряд активисты һәм җитәкчесе бүләкләнде

Татарстан Республикасының Креатив индустрияләрне үстерү үзәгендә 2026 елгы экологик сезонга йомгак ясадылар

Республика фестивале әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә өлеш кертүчеләрне бер мәйданга җыйды.

Фестивальгә Әмәкәй төп мәктәбенең «Табигать сакчылары» экологик отряды активисты Лилияна Мөбәрәкова һәм отряд җитәкчесе Динара Мөбәрәкованы чакырдылар.

Татарстанда экологик хәрәкәтне үстерүгә керткән шәхси өлешләре өчен аларга «Будет чисто» хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе исеменнән рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Лилияна Мөбәрәкованы һәм аның остазын котлыйбыз, табигатьне саклау эшендә уңышлар телибез!

Фотолар – Әмәкәй төп мәктәбеннән.


Нет комментариев