Илмир Мослахов: балачактан тыйнаклык һәм хезмәткә җаваплы караш
Мөслим авылы егете, Россия Социаль фондының Мөслим бүлегендә баш белгеч-эксперт булып эшләүче Илмир Мослахов кыска гына әңгәмәбез вакытынды шушы фикерне җиткерде
Районның барлык өлкәннәре белән генә түгел, ә сәламәтлек мөмкинлекләре дә чикле булган барлык мөслимлеләр белән тыйнак кына сөйләшүче, гади һәм синең сорауларыңа аңлаешлы итеп җавап бирүче Илмирны күпләр таный торгандыр.
Балачак һәм гаилә
Илмир Мослахов 1989 елда Мөслим авылында яшәүче Лилия һәм Фәвәрис Мослаховлар гаиләсендә икенче уллары булып дөньяга килгән. Бүгенге Илмир белән бала вакыттагы Илмир арасында әллә ни аерма юктыр, мөгаен. Өлкәннәребез юкка гына, алтыдагы – алтмышта, дип әйтмәгән. Илмир нәкъ менә шушы әйтемгә бик тә туры килә: ул бүген дә аз сүзле, гади һәм тыйнак егет.
Мәктәп еллары һәм һөнәри юл башы
– 2006 елда бүгенге Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбен тәмамладым. Мәктәпне тәмамлаган егет-кызларның күпчелеге булачак һөнәрен берничә ел дәвамында уйлап, инде өлкән сыйныфларда укыганда ук мин шушы һөнәрне сайлаячакмын дигән фикерен җиткерә. Мин бала чактан ук шул һөнәремне уйлаган идем дисәм ялган булыр. Мәктәпне тәмамлап, имтиханнар тапшыргач, Түбән Кама шәһәренә юл тоттым. Биредә Казан авиация институтының филиалы бар һәм мин шул институтның менеджерлар әзерләүче факультетына документларымны тапшырдым. Имтиханнарны уңышлы тапшырып укырга кердем һәм институтны тәмамлап менеджер белгечлеге алдым, – дип таныштырды үзе белән Илмир.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 13 ноябрь саныннан укыгыз.
Нет комментариев