Яңалыклар

Герой-аналар 2027 елдан автомат рәвештә 1 миллион сум акча алачак

Бу хакта Ольга Рыбакова сөйләде

«Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызлар 2027 елның 1 гыйнварыннан Россия Социаль фонды аша автомат рәвештә 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ала башлаячак, дип сөйләде РИА Новости агентлыгына О.Е.Кутафин исемендәге Университетның конституция һәм муниципаль хокук кафедрасы доценты Ольга Рыбакова.

Аның сүзләренчә, бу карар Россиянең күп кенә гаиләләре өчен зур әһәмияткә ия. Россиядә ун һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләп үстергән хатын-кыз герой-ана санала. Хәзерге вакытта түләү төбәк социаль яклау органнары, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы аша гариза нигезендә билгеләнә.

Рыбакова ачыклап узганча, кагыйдәләр үз көченә кергәннән соң, герой-аналарга мөстәкыйль рәвештә белешмәләр җыярга һәм гариза бирергә туры килмәячәк: ведомстволар барлык кирәкле мәгълүматларны Социаль фондка үзләре тапшырачак.

Эксперт сүзләренчә, мондый тәртип күп балалы аналарны артык кәгазь процедураларыннан азат итәчәк.

 


Нет комментариев