«Көннәр якты булсын өчен әни кирәк!» бәйгесенә килгән 12 нче язма белән таныштырабыз
Аны Айсылу Айзатуллова җибәргән
Әни- һәр кешенең тормышында иң кадерле кеше, иң изге кеше. Әни безне дөньяга тудыручы, кечкенәдән назлы кочагында иркәләп үстерүче. Без авырганда әни безне төннәрен йокламыйча карый, дәвалый. Ул безнең шатлыкка куана, авыр чакта борчыла. Аның җылы куллары, ягымлы тавышы безгә көч һәм ышаныч бирә. Без үскәч тә, әниләр безне ташламыйлар, безгә ярдәм итеп торалар. Шуңа күрә без аларны яратырга, хөрмәт итәргә тиеш. Әниләребез сәламәт булса, без дә бәхетле булачакбыз.
Мин әниемне бик яратам. Аңа һәрвакыт ярдәм итәргә тырышам. Кечкенә сеңлемне карашам, өй эшләрендә булышам. Әнием сөенсен өчен тырышып укыйм.
Тиздән Әниләр көне. Мин аны бәйрәм белән котлыйм.
Нет комментариев