“Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Мөслим җирле бүлегенең XLI конференциясе узды
Яңалыклар

“Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Мөслим җирле бүлегенең XLI конференциясе узды

Конференцияне җирле бүлекнең сәяси Советы секретаре Альберт Хуҗин алып барды

Конференция эшендә барлык башлангыч бүлекләрдән сайланган делегатлар һәм башлангыч бүлек секретарьлары, җирле бүлекнең сәяси Советы членнары, контроль-ревизия комиссия членнары катнашты. Конференцияне җирле бүлекнең сәяси Советы секретаре Альберт Хуҗин алып барды.

Конференциянең көн тәртибендә 6 мәсьәлә каралды. “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Мөслим җирле бүлегенең 2021-2026 еллардагы эшчәнлеге белән җирлек бүлекнең башкаручы секретаре Лилия Шәймөхәмәтова таныштырды. Шулай ук калган мәсьәләләр буенча да чыгышлар тыңланды.

Җирле бүлекнең сәяси Советы секретарен, сәяси Совет һәм контроль-ревизия комиссиясе составларын сайлау буенча яшерен тавыш бирү узды. Конференция ахырында партия сафларына кабул ителгән яңа членнарга партия билетлары тапшырылды. Партиянең җирле бүлеге һәм башлангыч бүлек эшчәнлегендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен бертөркем актив секретарьларга һәм членнарга җирле бүлекнең Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фотолар – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән


Нет комментариев