Бүген Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне!
Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм уңышлар телибез
Бүген Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне!
Без тынычлап ял иткәндә дә, бәйрәм иткәндә дә алар иминлегебез сагында тора. Ярдәм кирәк чакта беренчеләрдән булып килеп җитә, авыр хәлләрдә терәк була.
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Җаваплы хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм кыюлыгыгыз өчен рәхмәт!
Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм уңышлар телибез. Һәр кизүдән өегезгә исән-имин кайтыгыз! Якыннарыгыз сезне һәрчак якты йөз, җылы сүз белән каршы алсын!
Лилия Шәймиева фотолары.
Нет комментариев