Якташыбыз Шәмсия Җиһангирова – дәрәҗәле бүләк иясе!
Югары бүләкне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды
Бүген Казанда узган XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында күренекле шагыйрә, журналист, якташыбыз Шәмсия Җиһангировага «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале тапшырылды.
Югары бүләкне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Бу бүләк – якташыбызның татар әдәбиятына, милли мәдәниятне саклау һәм үстерүгә керткән зур хезмәтенә лаеклы бәя.
Шәмсия ханымны ихлас күңелдән котлыйбыз! Сәламәтлек, иҗади уңышлар, күңел күтәренкелеге һәм яңа казанышлар телибез!
Римма Афзалова фотосы.
Нет комментариев