Инженер-инспектор Рәшит Кирамов имтиханны «бишле»гә тапшырды
18 ноябрьдә Баулы шәһәрендә «Иң яхшы дәүләт инженер-инспекторы» бәйгесе узды
Анда Татарстанның көнчыгыш зонасына кергән районнардан Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәткәрләре катнашты.
Гадәттә инженер-инспекторлар үзләре имтихан кабул итә, ә бу юлы аларга үз белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтергә туры килде. Теоретик өлештә катнашучылар үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү һәм алар белән идарә итү нигезләре, техника һәм аттракционнарны теркәү, үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт бирү, тракторчы-машинист таныклыгы бирү һәм техник карау үткәрү кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр. Практик имтихан махсус җиһазландырылган трактодромда узды.
Фотолар – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.
Нет комментариев