Мөслимнең «Агромастер» компаниясе «ЮГАГРО» күргәзмәсендә үз техникасын тәкъдим итте
Яңалыклар

Мөслимнең «Агромастер» компаниясе «ЮГАГРО» күргәзмәсендә үз техникасын тәкъдим итте

Күргәзмәдә аграрийлар авыл хуҗалыгы техникасының яңа үрнәкләре, сугару системалары, уңышны саклау һәм эшкәртү җиһазлары белән таныша

Краснодарда 33 нче «ЮГАГРО» халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе уза. 17–20 ноябрьдә «Экспоград Юг» күргәзмә-конгресс комплексында Россия, Беларусь, Бразилия, Һиндстан, Кытай, Төркия һәм башка илләрдән 600дән артык компания катнаша. Алар арасында Мөслимнең «Агромастер» компаниясе дә бар.

Күргәзмәдә аграрийлар авыл хуҗалыгы техникасының яңа үрнәкләре, сугару системалары, уңышны саклау һәм эшкәртү җиһазлары белән таныша. Эшлекле программага 40тан артык конференция, семинар һәм түгәрәк өстәл кертелгән. Белгечләр җитештерү чыгымнарын киметү һәм хуҗалыкларда цифрлы технологияләр куллану турында фикер алыша.

«Агромастер» өчен бу күргәзмә — үз эшләнмәләрен төрле төбәкләрдән килгән аграрийларга күрсәтү һәм яңа партнерлар белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен барлау мәйданы.

Фото – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.


Нет комментариев