Без үз җиребезне яратабыз
“Родные края-Туган як” агрофирмасының социаль челтәрендәге сәхифәсендә шушы сүзләр язылган һәм юкка гына түгел
Агрофирмада, чыннан да, үз җирен яратучы, туган туфрагында тырыш хезмәт куючы кешеләр эшли. Шуңа да агрофирма кырларында һәр ел саен мул уңыш үстерелә.
Авыл хуҗалыгы тармагында мөһим чор – урып-җыю чоры тәмамланды. Уңыш җыеп алынды, киләсе ел уңышына нигез салынды, техника кышкы саклауга куелды... Инде тыныч күңел белән ял да итәргә була. Көзге эшләр тәмамлангач, агрофирма һәр ел саен авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен зурлап билгеләп үтә.
– 2026 елны үз алдыбызга куелган максатларга ирешеп, яхшы уңыш нәтиҗәләре белән төгәллибез. Быел агрофирма кырларында 8600 гектарда чәчү эшләре башкарылды. Уҗым культуралары 3500 гектарны биләде, – ди агрофирма директоры Раил Җиһангиров. – Җәй дәвамында барлык чәчүлекләрне яхшылап тәрбияләдек. Бөртекле культуралар да, көнбагыш, рапс кебек техник культуралар да начар нәтиҗә бирмәде. Шөкер, барлык культураларны да вакытында югалтуларсыз җыеп алуга ирешә алдык. Җәйге яңгырлар берникадәр куркытса да, урып-җыю эшләрен оешкан төстә төгәлләргә насыйп булды. Нәтиҗәдә икътисадый яктан елны яхшы күрсәткечләр белән төгәллибез. Бүгенге бәйрәм уңаеннан барлык хезмәткәрләребезне, механизаторлар һәм төрле эшләр башкаручы хатын-кызларны ихластан тәбриклим. Барыгызга да гаилә иминлеге, сәламәтлек һәм яңа уңышлар телим.
Агрофирманың алдынгыларны хөрмәтләү тантанасы район мәдәният йортында узды. Бәйрәмгә килүчеләрне, аларга тагын да яхшы кәеф өстәп, “Болгар” халык инструменталь ансамбле дәртле көйләр уйнап каршы алды. Тантаналы чарага “Чаллы икмәге” идарәче компаниясе генераль директоры Эдуард Юнысов, Мөслим районы Башкарма комитет житәкчесенең беренче урынбасары Рамил Мөхсинов, Сарман районы Башкарма комитет җитәкчесе Наил Сафин килделәр һәм, тантаналы чараны ачып, тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.
– Бүгенге ирешелгән уңышларыбызның һәркайсында агрофирмада тырыш хезмәтләрен куючы уңган коллективыбызның өлеше зур. Бүлек җитәкчеләре, төп белгечләр, төрле юнәлешләрдә үзләренең тынгысыз хезмәтләрен куючы эшчеләребез, һәркайсыгыз бүгенге матур бәйрәмгә зур җиңүләр белән килдегез, – дип билгеләп үтте Эдуард Юнысов. – Мин ышанам: алга таба да без районда да, республикада да алдынгы урыннарда булырбыз. Агрофирмада эшләүче һәркемнең хезмәтен тагын да җиңеләйтү һәм уңайлы итү максатында без бар тырышлыгыбызны куячакбыз һәм мөмкинлекләрдән файдаланачакбыз. Агымдагы елда иң күп инвестиция элеватор территориясенә кертелде. Биредә сәгатенә 80 тонна ашлык эшкәртә алу куәте булган киптерү комплексын эшләтеп җибәрә алдык. Әлбәттә, авыл хуҗалыгы тармагы өчен җиңел ел була алмый, әмма без сезнең белән барлык кыенлыкларны җиңеп чыгарга сәләтлебез. Тынгысыз хезмәтегез, туган җирне яратуыгыз өчен ихлас рәхмәтләремне кабул итегез.
Рамил Мөхсинов туганяклыларның район авыл хуҗалыгы тармагына керткән өлешләре зур дип билгеләп үтте.
– Алда билгеләп үтелгәнчә, узып баручы елның гади ел булмавына карамастан, грамоталы җитәкчелек итү, инженер-техник составның тынгысыз эшчәнлеге, менә шушындый бердәм эшче коллектив туплануы нәтиҗәсендә бу кыенлыклар елдан-ел җиңелә бара. Агрофирма һәм инвестор тарафыннан ел саен районыбызга бик күп күләмдә инвестицияләр кертелә, төрле юнәлешләрдә зур ярдәмнәр күрсәтелә. Шуңа да “Чаллы икмәге” җәмгыятенә, агрофирма коллективына ихлас рәхмәтләребезне җиткерәм.
Тантана барышында тырыш хезмәтләре һәм ирешкән уңышлары өчен бертөркем алдынгы хезмәткәрләргә Мөслим һәм Сарман районнары башлыкларының Мактау грамоталары тапшырылды. Эдуард Юнысов та Мөслим һәм Сарман районнары башлыкларының Мактау грамоталарын кабул итте.
Урып-җыю кампаниясе вакытында югары уңышларга ирешкән алдынгы комбайнерларга идарәче компаниянең Мактау грамотасы һәм төрле күләмдәге акчалата сертификатлары бирелде. Илмир Ямалиев, Рифат Нуретдинов, Салих Миңнегалиев һәм Илнар Сөләйманов ял йортына бару өчен 100 мең сумлык сертификатка ия булдылар. Бәйрәм чарасы матур жырлар, биюләр һәм фокус осталары чыгышы белән үрелеп барды. Бу көнне мәдәният йорты сәхнәсендә агрофирмада хезмәт куючыларның ул-кызлары да чыгыш ясадылар һәм бәйрәм кунакларына шигъри юлларын, җырларын бүләк иттеләр.
Фәридә Гайнетдинова фотолары.
Нет комментариев