Мөҗәһит Әхмәтҗановны искә алу кичәсе узды
Яңалыклар

Мөҗәһит Әхмәтҗановны искә алу кичәсе узды

айон үзәк китапханәсендә оештырылган чараны китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Мәгалимова алып барды

Туган туфракның җылысын, әткәй-әнкәй сулышын, Ык суларының салмак моңын күңеленә сеңдереп яшәгән, шул хәзинәне безгә шигърият аша җиткергән якташыбыз, күренекле балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗановның якты истәлегенә багышланган “Яратырга тудым” дип исемләнгән хәтер кичәсе үтте.

Район үзәк китапханәсендә оештырылган чараны китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Мәгалимова алып барды. Чарада Мөҗәһит абыйның улы, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Хуҗина, Мөҗәһит абыйның тормыш иптәше Бания Әхмәтҗанова, халык язучысы, драматург Фоат Садриев, “Сүнмәс дәрт” ветераннар ансамбле, райондашларыбыз, мәктәп укучылары катнашты.

Искә алу чарасы Мөҗәһит Әхмәтҗанов башкаруындагы “Түреш” җыры белән башланып китте. Мөҗәһит абыйның хезмәтен хөрмәтләп бирелгән исемнәре шактый: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районының Мактаулы гражданины, укытучы-шагыйрь, музыкант, җырчы, актив җәмәгать эшлеклесе, рәссам, кино төшерүче, фотограф... Якташыбыз Мөҗәһит абыйның соңгы тапкыр кулга алган, типография буявы кибәргә дә өлгермәгән “Яшим туган җиремдә” дип аталган китабы – аның безгә калдырган васыятенең соңгысы. Аның һәр шигыре, китаптагы һәр юл – туган җиргә мәдхия, яшәүгә гимн булып яңгырый.

Искә алу кичәсе ике зур хәзинәгә нигезләнеп төзелгән иде. Беренчесе – Мөҗәһит абыйның үзе язган, йөрәк түреннән саркып чыккан шигырьләре. Икенчесе, иң дулкынландыргыч өлеше – истәлекләр. Мөҗәһит абый барыбыз өчен дә остаз, киңәшче, тугры дус, туган иде. Кичәдә катнашучылар аның турындагы якты хатирәләрне яңартты, ул биргән киңәшләрне искә алды. Чөнки шагыйрь үлми, ул укучылары күңелендә мәңге яши.

Шагыйрьне шагыйрь иткән нәрсә – ул аның туган ягына булган мәхәббәте генә түгел, ә аның белән янәшә атлаган иҗатташ дуслары. Мөҗәһит абыйның иҗат юлындагы иң тугры, иң якын сердәшләренең берсе – озак еллар бергә иҗат иткән каләмдәшләре, фикердәшләре, әдәбиятыбызның аксакалы, халык язучысы Фоат абый Садриев.

Мөҗәһит абый 1950 елның 15 ноябре көнне Мөслим районы Түреш авылында туа. Ул мәктәп эскәмиясеннән үк каләмен чарлый, аннан соң гомере буе балаларга белем һәм тәрбия бирә. Аның һәр шигыре – туган туфракка мәдхия, һәр юлы – балачак хатирәсе. Мөҗәһит абыйның моңлы, җылы тавышы белән кушылып, “Ир-егетләр” ансамбле башкаруындагы “Япь-яшь чаклар бар иде” җыры бүген дә колакларда яңгырап торадыр төсле. Мөҗәһит абый озак еллар бергә иҗат иткән, аның белән бергә сәхнә тоткан, “Сүнмәс дәрт” ветераннар коллективы кичәгә кабатланмас ямь өстәп торды.

Шагыйрьнең иң зур мирасы – аның гаиләсе, балалары, оныклары. Гаилә – ул йорт кына түгел, ул — уртак хисләр, уртак серләр дөньясы. Мөҗәһит абый белән Бания апа – күпләргә үрнәк булган пар. Аларның гаиләсен, бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтен күреп сокланмаган кеше юктыр. Бания апа Мөҗәһит абыйның ышанычы, таянычы, илһамчысы булып яшәде. Бания апа – Мөҗәһит абый белән бер сулышта, бер уйда гомер кичергән кеше.

Фәнил Вәлиев башкаруындагы “Ай-һай дөнья чал башың”, Сәләхетдин Гыймаевның “Хушлашырга ашыкма” җырларын тамашачылар яратып тыңлады. Сүзләрен якташыбыз, шагырь Харрас Әюп иҗат иткән. Заманында Харрас Абый Мөҗәһит абыйга университетка керергә мәгълүматлар җыеп җибәргән. Бу гомерлек дуслыкның башы була.

Мөҗәһит абый гомеренең озак елларын мәгариф системасында, балалар күңеленә матурлык орлыклары салды. Аның укучылары, хезмәттәшләре бүген дә аны сагынып искә ала. Тормыш юлында аның белән янәшә атлаган, аның белән бер сукмактан йөргән хезмәттәше Роза Низамова, Мөҗәһит абый белән бер чишмә суын эчкән, бер чорда гомер кичергән авылдашы, чордашы, ветераннар советы рәисе Илгиз Низамовлар чыгышлары да йөрәккә үтеп керерлек булды.

Мөслимебезнең мәдәни тормышында якты эз калдырган “Мөслим тугайлары” һәм “Сүнмәс дәрт” ансамбльләренең туган елларын искә төшерсәк, һәрвакыт ике исем хәтергә килә. Аларның берсе – талантлы шагыйрь һәм оештыручы Мөҗәһит Әхмәтҗанов, икенчесе – дистә еллар дәвамында аңа терәк булып, иҗат утын сүндерми саклаган Фәнис Абдуллин. Кичәдә Фәнис абый Мөҗәһит абый белән бәйле истәлекләрне искә алды. Мөслимнең берәр урамына шагыйрь исемен бирергә дигән тәкъдим белән чыкты.

Мөҗәһит Әхмәтҗановның гаҗәеп бай иҗаты озак еллар әдәби мирас булып яшәсен иде. Мәктәпләр, китапханәләр, музейлар бу өлкәдә үзләренең бөтен тырышлыкларын куярлар дип ышанып калабыз.

Лилия Шәймиева репортажы.


Нет комментариев