Конкурс

«Көннәр якты булсын өчен әни кирәк!» бәйгесенә килгән 14 нче язма белән таныштырабыз

Безгә аны Мөслим гимназиясенең 2в сыйныфы укучысы Данир Гыйлаҗетдинов җибәргән

Минем иң кадерле кешем – әнием. Ул Динара исемле. "Тамчы" бассейнында эшли. Мин аның пешергән ризыкларын бик яратып ашыйм, бигрәк тә токмачлы аш һәм пицца. Әнием миңа гел булыша, дәресемне караша. Кичләрен без аның белән тәмләп сөйләшә-сөйләшә чәй эчәргә яратабыз. Ә иртәләрен ул безне иркә тавышы белән йокыдан уята. Мәктәпкә озата, каршы ала. Мин дә аны сөендерергә тырышам. Чөнки әни иң кирәкле кеше. Әнием, мин сине яратам!!!


Нет комментариев