Социаль фонд

1 декабрьгә кадәр Татарстанда пенсия фондын сайлап була

Республика халкы үзләренең пенсия тупламаларын Россия Социаль фондына яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының берсенә ышанып тапшыра ала

Фото – «Татар-информ»
Фото – «Татар-информ»

1 декабрьгә кадәр Татарстан халкы пенсия тупланмалары белән идарә итү өчен фонд сайлый ала. Республика халкы үзләренең пенсия тупламаларын Россия Социаль фондына яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының берсенә ышанып тапшыра ала.

Бер фондтан икенчесенә күчү өчен “Дәүләт хезмәтләре порталы” аша яисә Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлегенең клиент хезмәтендә гариза бирергә кирәк. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлаганда, алдан ук мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турында шартнамә төзү зарур.

Эш бирүчеләр 2002 елдан алып 2004 елга кадәр чорда тупланма пенсиягә иминият взнослары күчереп барган 1953-1966 елгы ир-атларның һәм 1957-1966 елгы хатын-кызларның, эш бирүчеләр 2002 елдан 2013 елга кадәр тупланма пенсиягә иминият кертемнәрен күчергән 1967 елгы һәм алардан яшьрәк эшләүче гражданнарның, шулай ук ирекле иминият кертемнәрен  түләгән яки ана капиталы акчаларын тупланма пенсияләрен формалаштыруга тоткан  гражданнарның пенсия тупланмалары бар. Бу чорда тупланган акчалар пенсия счетларында саклана һәм инвестицияләнүне дәвам итә. Алынган инвестиция кереме тупланмаларның гомуми суммасына йогынты ясый, шуңа күрә фонд сайлаганда акчалар белән идарә итү шартларын гына түгел, аларны күчерү вакытларын да исәпкә алу мөһим.

Иминиятләштерүчене ике ысул: күчү яки вакытыннан алда күчү турында гариза бирү юлы белән алыштырырга мөмкин. Беренче очракта акчалар яңа фондка биш еллык вакыт узгач тапшырыла. Мәсәлән, 2026 елда бирелгән гаризалар буенча күчү 2031 елда булачак. Вакытыннан алда күчү турында гариза биргән очракта,  тупланма  киләсе елда ук күчерелә, әмма бу очракта гражданин алдагы елларда алган инвестиция кеременең бер өлешен югалтырга мөмкин.

– Тупланмаларны күчерү турында гариза биргәнче, мөмкин булган финанс нәтиҗәләрен исәпкә алырга, гамәлдәге иминиятчедә тупланмаларны формалаштыруның чираттагы биш еллык чоры кайчан тәмамлануын тикшерергә кирәк. Вакытыннан алда күчүне  рәсмиләштергәндә, мөрәҗәгать итүчегә бу турыда мәгълүмат бирелә, – дип хәбәр итә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.


Нет комментариев