«Мәрхәмәтле йөрәк» волонтерлары изге эшләрен дәвам итә
Баланлы авылы мәдәният йортында оешкан «Мәрхәмәтле йөрәк» волонтерлар төркеме дүрт елдан артык махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итеп килә
Бүген дә волонтерлар файдалы үләннәр кушып әзерләнгән 800 пакет хуш исле чәй тутырдылар. Һәр пакетка алар күңел җылысын, ихлас теләкләрен һәм якташларыбызга булган кайгыртучанлыкларын салдылар.
Бу изге эшнең һәркайсында бер теләк яши: илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын, егетләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын!
«Мәрхәмәтле йөрәк» волонтерларына фидакарь хезмәтләре, игелекле гамәлләре һәм ярдәмнәре өчен зур рәхмәт!
Фото - Баланлы мәдәният йортыннан.
Нет комментариев