Мәгариф

Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары «Этномириада» бәйгесендә I дәрәҗә лауреат булды

17 ноябрьдә Казан мәдәният институтында традицион мәдәният һәм халык сәнгате иҗаты буенча XIV халыкара «Этномириада» бәйге-фестивале узды

Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучылары Самира Әхмәтҗанова һәм Алина Демидова бәйгедә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аларны бәйгегә укытучылары Мөршидә Әхмәтҗанова әзерләде.

Укучыларны һәм остазларын чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!

Фотолар – балалар сәнгать мәктәбеннән.


Нет комментариев