«Көннәр якты булсын өчен әни кирәк!» бәйгесенә килгән 13 нче язма белән таныштырабыз
Конкурс

«Көннәр якты булсын өчен әни кирәк!» бәйгесенә килгән 13 нче язма белән таныштырабыз

Аны безгә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 2 нче «А» сыйныфы укучысы Денис Нуриев җибәргән

"Һәр кешенең бу дөньяда иң кадерле иң якын кешесе бар. Ул – әни! Минем әниемнең исеме Гөлнара. Ул мәктәптә укытучы булып эшли. Мин аның белән нык горурланам! Әниебез безнең бик тырышчан, һәрвакыт елмаючан, уңган, матур! Ул бернәрсәдән дә курыкмый, нинди генә кыенлыклар булса да, ул аларны барыбер ерып чыга. Минем әнием нык тәмле итеп пешерә, һәрвакыт безне төрле ризыклар белән иркәли. Мин әниемә өйне җыештырырга булышам. Һәрвакытта да әнием белән бергә дәресләрне әзерлибез. Әнием безнең өчен һәрвакыт бөтен нәрсәне эшли, ул безне нык итеп ярата! Без дә әниебезне нык итеп яратабыз, горурланабыз, аның кадерен беләбез! Киләчәктә әниемә ныклы тазалык, озын гомер, бетмәс шатлык телим! Әниебезнең йөзеннән беркайчан да елмаю чаткылары төшмәсен иде. Барыр юлларыбызны яктыртып торучы, мәңге сурелмәслек кояшыбыз бит ул безнең!"


Нет комментариев