Иминлек

Мөслимдә “Җәяүле” оператив-профилактик операциясе узды

Бүгенге көнгәчә юлны дөрес урыннан чыкмаган 35 җәяүлегә, җәяүлегә юл бирмәгән 29 шоферга административ беркетмәләр төзелгән

Җәяүлеләр катнашындагы аварияләрне профилактикалау максатында 2-15 ноябрь көннәрендә республика буенча “Җәяүле” оператив-профилактик операциясе узды.

“РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, җәяүлеләр юлны җәяүлеләр кичүләре, шул исәптән җир өсте һәм җир асты кичүләре буенча гына кисеп үтәргә тиеш, ә алар булмаганда – тротуарлар линиясе буенча юл чатында яки юл кырыенда. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җәяүлегә – 500 сум күләмендә, ә җәяүлегә юл бирмәгән шоферга 1500 сумнан алып 2500 сумга кадәр административ җаваплылык каралган.

Машина йөртүче җәяүлене фаралар яктысы яки кояш яктысында, шулай ук уңайсыз һава шартларында күрмәскә мөмкин. Тәүлекнең караңгы вакытында яки күз күреме җитәрлек булмаган шартларда, яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланыгыз”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Бүгенге көнгәчә юлны дөрес урыннан чыкмаган 35 җәяүлегә, җәяүлегә юл бирмәгән 29 шоферга административ беркетмәләр төзелгән.

Фото – ясалма фәһем.


Нет комментариев