Россиядә 2027 елның февралендә алты көнлек эш атнасы булачак
Бу хакта РИА Новостига «Белем» Россия җәмгыятенең персонал белән эшләү департаменты директоры вазифаларын башкаручы Яна Ярхина хәбәр итте
Россиядә 2027 елның февралендә алты көнлек эш атнасы булачак. Ул 15-20 февральдә көтелә. Бу хакта РИА Новостига «Белем» Россия җәмгыятенең персонал белән эшләү департаменты директоры вазифаларын башкаручы Яна Ярхина хәбәр итте.
Эш шимбәсен 20 февральдә дүшәмбегә – 22 февральгә күчерәчәкләр. Шуның нәтиҗәсендә россиялеләр Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өч көн рәттән ял итә алачак – 21-23 февраль көннәрендә.
Нет комментариев