Мәгариф

Мөслим лицее укучысы «Туган сүз» («Родное слово») Бөтенроссия конкурсында катнашты

Ясминә Вәлиева «Видеоэкскурсия» номинациясендә җиңү яулады!

Мөслим лицейның 11 нче Б сыйныф укучысы Ясминә Вәлиева «Туган сүз» («Родное слово») Бөтенроссия конкурсында актив катнашып, «Видеоэкскурсия» номинациясендә җиңүче дип танылды! 

Бу конкурс татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән, һәм Ясминәнең җиңүе аның туган телгә булган мәхәббәтен, иҗади сәләтен һәм тырышлыгын ачык күрсәтә. Аның видеoэкскурсиясе татар теленең матурлыгын һәм байлыгын тагын бер кат раслады.

Ясминәне конкурска татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Эльвера Дамир кызы әзерләде. Остазының тәҗрибәсе, сабырлыгы һәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә укучыбыз Бөтенроссия дәрәҗәсендә лаеклы бәя алды.

Фото – Мөслим лицееннан. 


Нет комментариев