Сәламәтлек

Антибиотикларны үз белдегең белән куллану куркыныч

Тулырак - «Мөслим-информ» материалында

Фото -
Фото - "Татар-информ"

Интернеттан дәвалану – заман чире

Без бүген шундый чорда яшибез ки, күпләребез үзебезнең авыруларны интернеттан карап та дәвалый башлады. Аз гына авырый башласак, интернетка гына мөрәҗәгать итәбез, шул арада кайсы әгъза авыртканын да, нинди дәвалау чаралары кулланырга икәнен дә эзләп табып, даруханәгә чабабыз. Авыруыбызны тизрәк бетерү өчен күпвакыт антибиотиклар кулланабыз. Бу чара һәрвакытта да файдалымы соң?


Антибиотикларга бирешми торган бактерияләр арта

Антибиотикларның файдасы тими башлады! Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре әнә шулай дип чаң суга. Алар уздырган соңгы тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, соңгы биш елда бөтен дөнья күләмендә антибиотикларга бирешми торган бактерияләр саны арткан. Галимнәр дөньядагы һәр алты бактериянең берсе антибиотикларга бирешми дигән нәтиҗәгә килгән. Алар фикеренчә, моның бер сәбәбе – антибиотикларны үз белдеге белән кабул итүчеләр саны арту.


Антибиотик – вируска түгел, бактериягә генә

Табиблар антибиотикларны аеруча саклык белән кабул итәргә кирәклеген искәртә. Антибиотиклар температураны төшерми, тамак авыртуын да басмый, борынга томау төшүдән дә коткармый. Киресенчә, антибиотикларны ОРВИ, грипп кебек вируслы авырулар вакытында эчү, гомумән, ярамый. Район үзәк поликлиникасының участок табибәсе Алсу Таишева билгеләп үткәнчә, антибиотикларны дәвалану өчен куллану дөрес алым түгел.


Бары тик кан анализы буенча гына билгеләргә

– Антибиотиклар бактерияле чирләрдән генә коткара. Райондашларыбыз шуны да истә тотсыннар иде: антибиотик бары тик кан анализы нәтиҗәләре буенча гына билгеләнергә тиеш. Үз белдегең яисә интернет чыганакларыннан алынган мәгълүматка нигезләнеп кенә теге яисә бу антибиотикны куллану катгый тыела. Әлеге препаратларны теләсә ничек кулланган очракта, бактерияләр аның составындагы компонентларга ияләшә, аларга бирешми башлый. Мәсәлән, әгәр ютәл биш көннән дә озаккарак сузылса, биш көннән артык 38 градустан югарырак температура сакланса, кичекмәстән табибка күренергә, гомуми кан анализы тапшырырга кирәк, – диде ул.


Курсны тулысынча тәмамларга кирәк

Табиблар антибиотикларны биш көн дәвамында эчәргә кирәк, диләр. Чирнең катлаулылыгына карап, табиб аны бер-ике атна дәвамында эчәргә кушарга мөмкин. Әмма күпләр өченче көнгә үзен яхшы хис итә башлый һәм антибиотиклар эчүне туктата. Артык күп эчкән очракта, антибиотикларның организмга да тискәре йогынтысы булырга мөмкин. Антибиотикларны ничә көн эчәргә кушылган булса, шулай эшләргә кирәк.

– Антибиотиклар эчә башлагач хәл яхшыру – аларның файдасы тия башлаган дигән сүз. Димәк, табиб дәвалау курсын дөрес билгеләгән. Үз белдегең белән антибиотикның дозасын киметергә яисә арттырырга һич тә ярамый. Антибиотикның бер төймәсен эчү белән икенчесе арасында 12 сәгать вакыт узарга тиеш. Көнгә өч тапкыр эчәргә кушылса, аны һәр 8 сәгать саен эчәргә кирәк. Даруны чиста су белән эчәргә киңәш итәм. Аны ашаганчы эчәргәме яисә ризык кабул иткәннән соңмы – әлеге кагыйдә һәр даруның куллану инструкциясендә аңлатып языла, – ди Алсу Таишева.


Дәвалану вакытында нәрсә ашарга, нәрсәдән тыелырга

Табиблар антибиотиклар эчкәннән соң пробиотикларга бай ризыклар ашарга киңәш итә. Аларның иң яхшысы – әчетеп тозланган кәбестә. Шулай ук артишок, шпинат, бөтен бөртекле ярмалар, табигый йогыртлар, кефир, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, брюссель кәбестәсе, петрушка, сырганак (облепиха) ашау файдалы булачак, диләр белгечләр. Антибиотиклар курсы белән дәваланганда, грейпфрут, чүпрә, шикәр һәм алкоголь кулланырга ярамый, чөнки әлеге продуктлар, беренчедән, антибиотикларның үзләштерелүенә комачаулый, шулай ук алар сару кайнау, эч авырту, йөрәк ритмы бозылуны да китереп чыгарырга мөмкин.


Йомгак – табибка ышаныйк

– Антибиотикларны үз белдегең белән куллану нәтиҗәсендә кешедә аллергия башланырга, эч китәргә, кандидоз барлыкка килергә мөмкин, – ди Алсу Рәхим кызы. – Даруларны, бигрәк тә антибиотикларны интернеттан укып сайлау һәм куллану, шулар ярдәмендә үзлегеңнән дәвалану – бик зур хата. Антибиотик көчлерәк булган саен, аның тискәре йогынтысы да көчлерәк булырга мөмкин. Антибиотикларның организм әгъзаларына тәэсире даруның төренә бәйле. Аларны дөрес кулланмау сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин.

Димәк, үзебез дә уйламыйча һәм ахыргы нәтиҗәсен аңламыйча, без күпвакыт үз сәламәтлегебезгә файда урынына кыенлык та китерә алабыз икән. Шуңа да һәр даруны кулланыр яисә үз белдегең белән генә дәваланыр алдыннан, үзебезгә яисә интернет челтәренә түгел, ә табибларга ышаныйк һәм аларның киңәшләренә колак салыйк!


Нет комментариев