Сәяхәт – икенче гыйлем
Язмамны танылган рус язучысы Иван Бунинның: ”Кешене өч әйбер бәхетле итә: мәхәббәт, кызыклы эш һәм сәяхәт итү мөмкинлеге”, – дигән фикере белән башлыйм әле
Шөкер, мәхәббәтебезне табып, ил-көнгә лаеклы балалар үстереп, олы тормыш юлына озаттык; үзебез яраткан һөнәргә тугры булып, һәркем күзенә туры карарлык дәрәҗәдә тырыш хезмәт куеп, тормышыбыздан ямь, хезмәтебездән тәм табып яшәп, лаеклы ялга чыктык. Димәк, “эш беткәч уйнарга ярый”. Шул нисбәттән дөнья дигән китап битләрен актарып күңел сандыгымда ниләр бар, шулар белән уртаклашуны тагын дәвам итәргә булдым әле.
Күңелдә күптәннән заманында бик күп милләттәшләребезне эшле дә, ашлы да иткән Ташкент якларын күреп кайту хыялы йөри иде. Ниһаять, бу теләкне дә үтәү сәгате җитте.
“Бәрхет сезоны” дип аталган бер мәлдә ул яклардагы халыкның яшә-еше, табигате, инфраструктурасы, төзелеше белән кызыксынучы фикердәшләр, җыелып, олы юлга чыгарга тәвәккәлләдек. Җилдән җитез самолет 3 сәгать эчендә безне Ташкент аэропортына китереп тә җиткерде.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 13 ноябрь саныннан укыгыз.
Рәмилә Дәүләтова.
Мөслим.
Нет комментариев