Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

16 ноябрь. Тыгызрак тупланырбыз

Бөтен совет халкы кебек, “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре, СССР Верховный Советы Президиумы Председателе иптәш Л.И. Брежневның үлү хәбәрен тирән кайгы һәм борчылу белән кабул иттеләр. Һәркайда кайгы митинглары уздырылды. Тойгелде урта мәктәбендә митингны директор Я. Шәйхетдинов ачты. Мондый митинглар шулай ук һәр бүлекчәнең ферма коллективларында, үзәк машина-трактор паркында, Ташлыяр сигезьеллык мәктәбендә, совхозның үзәк конторасында үткәрелде. Аларда өлкән яшьтәге шофер З. Заялов, терлекчеләр З. Фәхразыева, Г. Фәттахова һәм башкалар чыгыш ясады.

М.Галиев, партком секретаре.

Фото – Мөслим-информ 


Нет комментариев