Мөслимнең иминлеге сагында
Полициянең уполномоченный участковые – Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгы системасында иң борынгы хезмәтләрнең берсе
Әлеге җаваплы хезмәттә өлкән участковый, полиция майоры Вячеслав Ильясов уналтынчы елын хезмәт куя. Вячеслав Фирдәвес улы район үзәгендәге торак йортларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә.
– Участковый эше кино һәм сериаллардагы кадрларга охшамаган. Һәр авылда төрле бәла-казалар – күршеләр арасындагы тавыш-гауга, җәнҗал, әйбер югалып яисә тыңламаган баласы белән эчке эшләр хезмәткәренә мөрәҗәгать итеп килүче кешеләр бар. Участковый тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә вакыйга урынына беренче булып чыга, исәптә торган гаиләләрнең ничек яшәвен тикшерә, теркәү режимын үтәүне күзәтә, өлкән яшьтәге кешеләргә телефон мошенникларының хәйләләренә ничек эләкмәскә икәнен аңлата һәм идән астыннан спиртлы эчемлекләр сатучыларны ачыклый, – ди Вячеслав Ильясов.
Шуганка мәктәбен тәмамлагач, Вячеслав Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятендә, аннары соң ТИСБИ идарә университетының юридик факультетында белем ала. Мәктәптә укыганда ук Вячеславның эчке эшләр органнарында эшләргә дигән теләге барлыкка килә. Кешеләргә ярдәм итәсе, яклаучысыз, тормыш авырлыклары алдында калганнарга ярдәм кулы сузасы, куйган хезмәте белән башкаларның тормышларын җиңелрәк итәсе килә егетнең. Сер түгел: инспекторларга психолог та, киңәшче дә булып торырга туры килә.
– Бүген бу хезмәт эчке эшләр органнары системасында үзәк урынны алып тора. Гражданнарның яшәү урыннары буенча хокукларын һәм ирекләрен яклау өчен участок инспекторлары җиңел булмаган, тик кешеләргә кирәкле хезмәт башкаралар. Вячеслав Ильясов кул астында алты участковый хезмәт куя. Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен В. Ильясов РФ Эчке эшләр министрлыгының II дәрәҗә “За отличную службу в МВД” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Һәр Мактау грамотасы, һәрбер күкрәк билгесе – үҗәтләнеп эш-ләү, йокысыз төннәр бәрабәренә бирелгән дәүләт бүләкләре. Алга таба да хезмәткәрләребезгә тынгысыз эшләрендә зур уңышлар юлдаш булсын! – ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Вахитов.
Вячеслав Ильясов – җаваплы һәм башкалар борчуына битараф булмаган кеше. Ул формаль бурычлар белән генә чикләнми: әгәр гаилә авыр хәлгә эләксә, чишү юлларын табарга ярдәм итә, әгәр яшүсмер ялгыш адым ясаса, вакытында кисәтү өчен кирәкле сүзләр таба. Кешенең эшкә “инструкция буенча” түгел, ә вөҗдан буенча карашын күргәч, тәртипнең нәкъ менә шундый кешеләрдән торганын аңлыйсың да инде.
– Вячеслав Ильясов – чит кеше бәласе яныннан узып китмәгән һәм проблеманы игътибарсыз калдырмаган кешеләрдән. Аның җаваплылыгы эш буенча бирелгән хисапларда түгел, ә башкарган эшендә чагылыш таба. Халык авыр булса, кемгә килергә һәм кемгә таянырга икәнен белә. Барыбызга да бердәм булып, алга таба да халыкның иминлеге сагында торырга язсын! – ди Вячеславның хезмәттәшләре.
Нет комментариев