Уртак эшебезнең нәтиҗәсе
Мөслим авыл җирлегендә үзара салым мәсьәләләре буенча халык җыеннары дәвам итә
Кичә район Советы һәм Башкарма комитеты, Финанс-бюджет палатасы, «Мөслим-информ» коллективлары, шулай ук Ак Барс банк һәм Сбербанк бүлекчәләре хезмәткәрләре белән очрашу узды.
Җыенда район үзәген төзекләндерү юнәлешендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, алда торган бурычлар турында сөйләштеләр. Үзара салым акчалары юлларны карап тоту, су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, авыл территориясен тәртиптә тоту кебек көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелә.
Мондый очрашулар алдагы көннәрдә Мөслимнең барлык оешма-предприятиеләрендә дә узачак.
Авылыбызның матурлыгы, чисталыгы һәм уңайлылыгы – уртак хезмәтебез нәтиҗәсе. Аның киләчәге өчен һәркайсыбызның өлеше мөһим!
Лилия Шәймиева, Рәмилә Сәләмова фотолары.
Нет комментариев