Театр – күңел көзгесе!
Мәдәният

Театр – күңел көзгесе!

Дусай авылы мәдәният йортында эшләп килүче «Нур» үзешчән театр коллективы тамашачыларга Ф. Кильдияровның «Әбиләргә ни җитми?» исемле комедиясен тәкъдим итте

Дусай авылы мәдәният йортында эшләп килүче «Нур» үзешчән театр коллективы тамашачыларга Ф. Кильдияровның «Әбиләргә ни җитми?» исемле комедиясен тәкъдим итте.

Сәхнәдәге һәр образга җан өргән үзешчән артистларыбыз тамашачыларга күтәренке кәеф, матур хис-кичерешләр бүләк итте.

Театр сәнгатенә булган мәхәббәтләрен саклап, авылның мәдәни тормышына ямь өстәгән коллективка зур рәхмәт!

Үзешчән артистларыбызга ныклы сәламәтлек, иминлек, иҗади дәрт һәм яңа уңышлар телибез!

Фотолар - Дусай авылы мәдәният йортыннан.


Нет комментариев