Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
20 ноябрь. Бердәм рәвештә
Колхозара катнаш азык заводы районда иң яшь предприятиеләрдән санала. Биредә 40тан артык кеше хезмәт куя. Барлык эшчеләр һәм инженер-техник работниклар 18 декабрь көнне – СССР төзелүнең 60 еллыгына багышланган коммунистик шимбә өмәсендә бердәм катнашырга теләк белдерде. Моңа кадәр заводта коллектив көче белән тәүлегенә 25-30 тонна катнаш азык хәзерләнә иде. Ә өмә көнне бу күрсәткеч кимендә 40-45 тоннага җитәчәк. Унберенче бишьеллык фондына йөз сумга якын средство күчереләчәк.
А. Бубеков, завод директоры.
Фото – «Мөслим-информ»
Нет комментариев