Сәламәтлек

«Сәламәтлек мәктәбе»ндә кан басымын контрольдә тотарга өйрәнәләр

Мондый дәресләрдә катнашучылар табибка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм көндәлек тормышта кирәкле күнекмәләрне үзләштерә ала

Мөслим үзәк хастаханәсендә эшләүче «Сәламәтлек мәктәбе»ндә пациентларга авыруларны кисәтү һәм үз сәламәтлекләрен күзәтеп тору турында сөйлиләр. Мондый дәресләрдә катнашучылар табибка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм көндәлек тормышта кирәкле күнекмәләрне үзләштерә ала.

Бүгенге дәрес артериаль гипертензиягә багышланды. Аны участок табиб-терапевты Динар Сабирҗанов сорау-җавап рәвешендә үткәрде. Табиб кан басымы күтәрелүнең сәбәпләре, гипертензиянең билгеләре һәм аның йөрәк-кан тамырлары сәламәтлегенә йогынтысы турында сөйләде.

Дәрестә катнашучылар кан басымын үзләре үлчәргә һәм нәтиҗәләрне көндәлеккә язып барырга өйрәнде. Шулай ук дөрес туклану, физик активлык һәм гипертоник криз вакытында беренче ярдәм күрсәтү турында мәгълүмат алды.

Фото – район үзәк хастаханәсеннән.


Нет комментариев