Яңалыклар

Бердәмлек һәм дуслык рухында

Төрле милләт вәкилләрен, иҗат коллективларын һәм сәнгать сөючеләрне бер сәхнәгә җыйган кичә дуслыкны, татулыкны һәм милли мәдәниятләр байлыгын чагылдырды

Мөслимдә милләтара дуслык кичәсе

Төрле милләт вәкилләрен, иҗат коллективларын һәм сәнгать сөючеләрне бер сәхнәгә җыйган кичә дуслыкны, татулыкны һәм милли мәдәниятләр байлыгын чагылдырды. Мөслимдә мондый очрашулар ел дәвамында үткәрелеп килә. Ноябрь аенда исә алар зур концерт программасы рәвешен ала.

Районда төрле милләтләр бергә яши

– Районыбызны ел саен берничә милләт вәкиле үзләренә яшәү урыны итеп сайлый. Быел да Мөслимгә әрмән, үзбәк, азәрбайҗан, таҗик гаиләләре күчеп килде. Концертның төп максаты – районыбызда яшәүче төрле милләт вакилләрен бер-берсе белән аралаштыру, мәдәниятләре белән таныштыру, дуслык һәм үзара хөрмәтне ныгыту. Милли гореф-гадәтләрне, телләрне саклау, яшь буында ватанпәрвәрлек һәм халыклар бердәмлеге хисе тәрбияләү бик мөһим, – ди ТР Халыклар ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов.

Район башлыгы урынбасары татулыкны югары бәяләде

Чарада район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов чыгыш ясап, җирлегебездә яшәүче төрле милләт вәкилләре арасындагы татулыкны югары бәяләде. Ул районның иҗтимагый-мәдәни тормышында актив катнашучы фольклор ансамбльләренә, милли традицияләрне саклауга өлеш керткән якташларыбызга рәхмәт белдерде. Мәктәпләрдә һәм мәдәният йортларында милләтара дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән чараларның әһәмиятен билгеләп үтте.

Концертны нәниләр ачты

Концерт программасын "Күбәләк" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр ачты. Алар төрле милләт телләрендә исәнләшеп, тамашачыларны сәламләде. Аннары Кирилл Петроченко башкаруында "Матерь родная Россия" җыры яңгырады. Ватанга мәхәббәт һәм туган ил белән горурлану хисләре белән сугарылган әлеге чыгыш концертка үзенчәлекле рух бирде.

Җырчылар һәм дуэтлар чыгышы

Елена Ильина, Тамара Ситдыйкова, балалар сәнгать мәктәбенә быел гына эшкә кайткан Татьяна Панова башкаруындагы җырлар, Михаил Шадрин – Наталья Коткова, Кирилл Петроченко – Гүзәл Галиева, Наилә Демидова – Гөлсинә Пискунова дуэтлары, Мөнир Ситдыйков җитәкчелегендәге квартет чыгышлары тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.

Бию номерлары сәхнәгә милли төсмер бирде

Бию номерлары концертка дәрт һәм хәрәкәт өстәде. Индира Тимкина һәм Евгений Щитюк башкаруындагы Нижгар татарлары биюе, Мөслим урта мәктәбе укучыларын берләштергән "Хәзинә" ансамбленең "Чулпылар" биюе, крәшшуранлыларның "Дуслык" ансамбле тәкъдим иткән керәшен халык биюе сәхнәгә милли төсмерләр бирде.

Милли уен коралларында башкарылган көйләр

Милли уен коралларында башкарылган көйләр дә тамашачылар күңеленә хуш килде. Арам Мурадян әрмәннәрнең милли уен коралы – дудукта халык көен башкарды. Балалар сәнгать мәктәбенең Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге курайчылар ансамбле "Су буйлап" татар халык көен тәкъдим итте. "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубының Мөнир Ситдыйков җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбле исә татар халык көйләреннән тезмә башкарды.

Вокаль ансамбльләр концертны баетты

Вокаль ансамбльләрнең чыгышлары да концерт эчтәлеген баетты. Сәнгать мәктәбенең "Беләзек" (җитәкчесе – Гөлнур Фәхретдинова), Крәш. Шуран авылының "Яшь йөрәкләр" (җитәкчесе – Елена Ильина), Рус Шуган мәдәният йортында эшләп килүче "Черемушки" (җитәкчесе – Наталья Волкова) вокаль коллективлары башкаруындагы җырлар тамашачыларга матур кәеф бүләк итте.

Фольклор коллективлары – кичәнең бизәге

Фольклор коллективларының чыгышлары кичәнең аерым бер бизәге булды. "Рябинушка" рус халык фольклор ансамбле (җитәкчесе – Фиалка Хафизова), "Полер кас" мари халык фольклор ансамбле (җитәкчесе – Әнисә Изибаева), "Усыкай буйлары" керәшен халык фольклор ансамбле (җитәкчесе – Миләшүшә Филипова), "Мөслим тугайлары" атказанган халык иҗаты коллективы (җитәкчесе – Илдар Сәгъдиев) халык җырларын, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен сәхнә аша тамашачыга җиткерде. Аларның чыгышларында һәр милләтнең үзенчәлеге, рухи мирасына тугрылыгы чагылды.

Бердәмлектә – көч, дуслыкта – яшәү матурлыгы

Безне төрле милләт һәм телләр аерса да, уртак туган җиребезгә мәхәббәт, бердәм максатлар һәм киләчәккә өметләр берләштерә. Бердәмлектә – көч, дуслыкта – яшәү матурлыгы!


Нет комментариев