Әниләр бәйрәме алдыннан мошенникларның яңа схемасы
Бу хакта район эчке эшләр бүлегенең штаб инспекторы Эльза Вахитова хәбәр итте
“Алдагы елларда халыкны алдауның яңа төрен кулланучы мошенниклар пәйда булуыннан райондашларыбыз хәбәрдардыр. Әниләр бәйрәме якынлаша. Бәйрәм алдыннан курьер чәчәк бәйләме алып килгән һәм “бәйрәм хөрмәтенә профсоюздан менә шундый бүләк” дип ялган хәбәр белән смс җибәрүче мошенникларның ятьмәсенә былтыр гына да 100гә якын татарстанлы “эләккән” иде. ”Сездә чәчәкләр белән курьер булдымы? Сезгә ошадымы?” дип шалтыратудан соң, кешеләр, курьерның букет алып килүен раслап, телефонга килгән кодны хәбәр иткәч, банк карталарыннан акчалары юкка чыккан. Мондый мошенник-курьерлар һәр бәйрәм саен беркатлы халыкны алдарга мөмкин. Сак булыгыз!” – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең штаб инспекторы Эльза Вахитова.
Фото – ясалма фәһем
Нет комментариев