Мөслимдә шәхси хуҗалыкта янгын булды
Бу – ел башыннан 20нче янгын очрагы
14 ноябрь көнне Мөслимдә шәхси хуҗалыкта янгын булды. Төштән соң ихатадагы мунчага ут каба. Мунча өлешчә яна, тикшерү эше бара. Бүгенге көндә янгынның сәбәпләре ачыклана. Мунча иминиятләштерелгән булган. Бу – ел башыннан 20нче янгын очрагы”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.
В.Тайбактин фотосы.
Нет комментариев