Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

18 ноябрь. Җир сые чыгарыла

“Маяк” колхозында унберенче бишьеллыкның икенче елы уңышы астына 31500 тонна органик ашлама кертелгән иде. Хуҗалык дәүләткә бөртекле ашлык һәм шикәр чөгендере сату планын уңышлы хәл итте. Ашлама – уңыш ачкычы дип, бик дөрес әйтәләр. Удар икеайлык башланганнан алып 2500 тоннадан артык черемә чыгарылды. Бу эш Олы Чакмак бригадасында оешкан төстә башланып китте. Дуңгызчылык фермасыннан аны М. Хөсәенов басуга илтә. Сыерчылыкта исә бу эшне механизаторлар

М. Хөснетдинов һәм Ф. Гарипов башкара. Колхоз буенча көнгә 110 тоннадан артык ашлама басуга илтелә.

Р.Агдуллин.

Фото – «Мөслим-информ»


Нет комментариев