Бу кызыклы

Ноябрь аена халык сынамышлары

Ноябрь - бусагада кыш. Борынгылар ноябрь һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышына өмет баглаган. Чөнки ноябрь нинди, яз шундый килә

21 ноябрьдә җепшек кар яуса, яз яңгырлы булыр.

22 ноябрь иртәсендә агачларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.

23 ноябрьдә томан җиргә кадәр төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар.

24 ноябрьдә көн суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр

25 ноябрьдә иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр.

26 ноябрьдә чәүкәләр чыркылдашу – җепшек көнгә.

27 ноябрьдә көн болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.

28 ноябрьдә яткан кар язга кадәр эреми.

29 ноябрьдә юеш кар – буранга.

30 ноябрьдә көн кояшлы икән, кыш кояш белән әллә ни сөендермәс, көн суык булса – суык өлешсез калдырмас.

Мөнирә Арсланова фотосы


Нет комментариев