Ялгышларның да кайчакта бәхет бүләк иткәне була
Алсинә күбрәк әбисе Әминә тәрбиясендә үсте. Аңа ун яшь тулганда, әнисе каты авырып мәрхүмә булды
Алсинә белән энесе Алмаз әбиләре һәм әтиләре Илгиз янында үстеләр. Әтиләре, җәмәгате мәрхүмә булса да, икенче хатын эзләмәде, балалары һәм әнисе белән яшәвен дәвам итте.
Әллә әбисе белән үскәнгә, әллә башка сәбәптән, Алсинәнең дус кызлары да, якын иптәшләре дә булмады. Дәресләр тәмамлангач та, ул тизрәк өйләренә, әбисе янына ашыга иде. Кайтып керүгә, ул үзен елмаеп каршы алган, кайнар чәй әзерләп куйган әбисен кочакларга ашыга иде.
– Әбием! Мин кайттым, – дип, йөгереп килеп, әбисенең иңнәренә сарыла иде ул.
– М-м-м, бүген дә тәмле коймагыңны пешергәнсең. Рәхмәт, әбием, кадерлем минем. Син булмасаң, нишләр идем икән? Мин бит синсез өебезне күз алдына да китерә алмыйм, – дип, янәдән әбисен кочаклый, үбә башлый иде.
Әлбәттә инде, мондый вакытларда Әминә әби үз бәхетенә куанып, оныгын иркәли, аңа берсеннән-берсе ягымлы, җылы сүзләр әйтә иде.
Оныгы Алмаз да әбисен бик ярата иде. Тик ни генә әйтсәң дә, ул ир бала шул, хисләрен күрсәтергә бик ашыкмый. Аннан әтисе Илгиз дә бала чагыннан ук аз сүзле, беркайчан да артыгын сөйләшми иде. Шуңа да Әминә әби оныгын сөйгәндә: “Сабыр, төпле улым”, – дип кабатлый иде.
– Бигрәк әтиеңә охшагансың инде син, улым. Сабырлыгың мәрхүмә әниеңнән киләдер. Әниең бик сабыр, түзем булды шул. Инде киләчәктә бәхеткәйләрең булса иде, – дип, егет булып җиткән оныгына еш кына теләкләрен җиткерә иде.
Әтиләре Илгиз артыгын сөйләшмичә, үз көенә генә яшәвен дәвам итте. Дөнья артыннан да әллә ни кумады, форсат чыкканда “зәм-зәм” суыннан да баш тартмады ул.
Мәктәпне тәмамлагач, Алсинә туган йортыннан олы тормыш юлына кузгалды. Ул балачактан ук шәфкать туташы булырга хыялланды. Яман чирдән бик иртә вафат булган әнисенә ярдәм итә алмавы аның күңелендә гомерлеккә калды.
– Мин шәфкать туташы булачакмын. Авыручыларга беренчеләрдән булып ярдәм итәргә тырышачакмын. Минем ярдәмем бик күп балаларны ятим калудан саклап калачак, – дип уйлый иде Алсинә.
Әлмәт шәһәрендәге медицина училищесына документларын тапшырып кайткан көннән башлап, ул имтиханнарга ныклап әзерләнде. Имтиханнарының барысын да уңышлы тапшырды. Аннан инде әбисе Әминә белән һәр көнне белгән догаларын укып, аның нәтиҗәләрен көтте. Училищеның фойесында эленгән укырга керүчеләр исемлегендә аның да исем-фамилиясе бар иде. Бу көнне өенә кайтып җиткәнче көчкә түзде Алсинә. Кайтып керү белән, әбисен кочаклап, зыр әйләндерә башлады.
– Әбием, мин бәхетле, мин бүген бик-бик бәхетле, әбием! Мин укырга кердем!
Шул вакытта эштән кайтып кергән әтисен дә кочаклап алды ул.
– Әтием, әтием, мин укырга кердем! Хыялыма ирешәчәкмен, укуымны тәмамлап, шәфкать туташы булачакмын. Әбиемне дә, сине дә беркайчан да чирләт-мәячәкмен, – дип чырык-чырык килгән кызын Илгиз дә кочаклап, алдына утыртып сөйде.
– Булдыргансың, кызым, рәхмәт сиңа! – диде ул яңаклары буйлап аккан күз яшьләрен сөртеп. – Мин сиңа ышанам, кызым, син беркайчан да безнең йөзебезгә кызыллык китермәячәксең. Ә синең кулларың иң шәфкатьле һәм йомшак куллар булачак.
Алсинә училищеда бик тырышып укыды. Укырга китәр алдыннан әбисе әйткән сүзләр аның колагында һәрвакыт яңгырап торды.
– Кызым, балакаем, олы юлларга аяк басасың. Синең янәшәңдә мин дә, әтиең дә, энең дә юк бу юлда. Ни генә эшлисе булсаң да, карарны үзеңә кабул итәргә туры киләчәк. Мин синең һәрвакыт дөрес юлда булачагыңа ихлас ышанам. Шулай да минем әйткән сүзләремне онытмасаң иде. Итәк-чабуыңны җыеп йөр, кем белән дуслашасыңны уйлап эш ит. Аллаһым гомер бирсә, әле синең укуыңны тәмамлаган көнеңне күрергә, ап-ак туй күлмәге кидереп, кияүгә бирергә дә өлгерермен, – дип озатып калды ул оныгын.
Кызы укырга китү белән, Илгиз күңелендә бушлык, ялгызлык тойды. Юк кына нәрсәдән дә кәефе китеп, уйга чумды. Кан басымы да еш күтәрелә башлады. Әнисе белән улы аңа ашыгыч ярдәм чакырталар иде. Чираттагы ялында өйләренә кайтып кергән Алсинәне әбисе бик борчылып каршы алды:
– Кызым, әтиең авырып китте әле, хастаханәгә салдылар. Моңа кадәр дә авыргалады, сиңа әйтеп тормаган идек. Ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киттеләр дә хастаханәгә салдылар. Кан басымы да бик югары, соңгы арада йөрәге дә бик борчый башлады, – диде ул. Алсинә шул минутта ук әтисе янына юл тотты. Палатага ашыгудан кызарынып килеп кергән кызын Илгиз шатланып каршы алды.
– Кайттыңмы, кызым? Бик яхшы булган кайтуың. Сине бик сагынган идем, бераз авырыбрак кына киттем шул әле менә. Син борчылма, укы гына. Адәм баласы авырмый тормый инде ул. Синең кебек йомшак куллы, матур телле шәфкать туташлары эшли монда. "Илгиз абый, аякка бастырабыз сине", – диләр, – дип шаяртырга тырышкан әтисен Алсинә бик кызганды. Аның хәле авыр икәнен аңлады ул.
Алсинә бик борчылып юлга кузгалды. Укуына кайтканнан соң өченче көнне кайгылы хәбәр алды: әтисе мәңгелеккә күзләрен йомган иде.
Әтисен югалту ачысын кичергән Алсинә, авырлыкларга карамастан, укуын уңышлы тәмамлады. Кайтуының икенче көнендә үк район үзәк хастаханәсенә юл тотты. Аңа балалар бүлегендә шәфкать туташы булып эшләргә тәкъдим иттеләр. Бу тәкъдимгә Алсинә шатланып риза булды.
Бүлек җитәкчесе дә, башка хезмәттәшләре дә Алсинәне бик шатланып каршы алдылар. Балалар бүлегендә эшләү Алсинәнең үзенә дә бик ошады.
– Әбием, сайлаган һөнәремнең кешеләр өчен никадәр кирәкле һәм җаваплы икәнен мин хәзер генә аңладым. Бүлегебездә дәваланучы сабыйларның, аларның әниләренең безгә нинди зур өмет белән караганын күрсәң иде син. Ул баланың савыгуына мин дә үз өлешемне керттем бит, – дип, өйгә кайткан саен әбисе белән кичерешләрен уртаклаша иде Алсинә.
Язның матур бер көне иде. Алсинә, сменасын тәмамлап, тукталышта үз авылына кайта торган машина көтеп тора иде. Янына затлы машина килеп туктауга, коеп яңгыр ява башлады. Руль артындагы урта яшьләрдәге ир Алсинәгә эндәште.
– Яңгыр бик шәп ява башлады бит, чибәркәй. Юешләнәсең, әйдә, тизрәк машинага утыр.
Алсинә, теләмәсә дә, утырырга мәҗбүр булды. Чөнки тагын бераз торса, өстендә бер генә коры җир дә калмаячагын аңлады ул.
– Исәнмесез! Туктавыгыз өчен рәхмәт, абый. Әллә каян гына килеп чыкты бу яңгыр. Явар төсле дә түгел иде югыйсә.
Руль артында утыручы танышырга ашыкты.
– Мин Марат булам. Ә сезнең исемегез ничек? Кая юл тоттыгыз бу яңгырда? – дип бер-бер артлы сораулар бирде.
– Эштән соң туган авылым М га, кайтам. Сменам тәмамланды, кая барыйм инде? Тизрәк өйгә кайтасым килә, – дип җавап бирде Алсинә.
– Сменалап эшләгәч, сез, мөгаен, хастаханәдә эшлисездер. Сезнең кебек матур һәм мөлаем туташлар нәкъ менә шунда эшлиләрдер, мөгаен. Мондый матур туташлар миңа укол кадарга керсә, мин дә авырудан курыкмас идем. Шулай да исемегезне беләсе килә иде, – диде Марат. Бу вакытта инде ул Алсинәнең авылына кереп бара иде.
Алсинә, бик теләмәсә дә, шушы яңгырда иренмичә туктап үзен утырткан ир-егеткә каршы килә алмады:
– Мин үз исемемне бик әйтергә яратмыйм, тик сезгә каршы килә алмыйм инде, абый. Тик рәхмәт йөзеннән генә әйтәм. Исемем – Алсинә. Сез дә әллә безнең авылга килә идегезме? – диде ул Маратның үз авылларына керүенә ишарәләп.
– Юк, Алсинә, минем башка авылга барышым иде. Тик бу яңгырда сезне авыл башында калдырып китсәм, нинди ир-егет булам инде мин? Сез шуннан соң мине ничек итеп искә алыр идегез? Ә болай, үзегез әйткәнчә, рәхмәт йөзеннән булса да, бер тапкыр искә алырсыз, бәлки? – дип, елмаеп, Алсинәгә борылды.
Ул арада алар Алсинәләрнең өен узып баралар иде инде. Шуңа да Алсинә:
– Марат абый, биредә туктасагыз иде, – дип эндәште.
Марат машинасын туктатканчы, бераз алгарак китте. Аннары ул Алсинә күрсәткән йорт янына борылып килде.
– Ярый, сау бул, Алсинә! Мондый яңгыр яуганда юлга чыкмый тор инде син. Ярый ла тагын мин очрасам?! Матур көннәр сиңа! – дип юлга кузгалды.
Ике атна чамасы үткәч, эштән кайтырга чыккан Алсинә янына таныш машина килеп туктады. Машинада Марат иде. Урам уртасында янына килеп туктаган машинага утырмыйча кала алмады Алсинә. Кешеләрнең игътибарын җәлеп итүдән курыкты ул.
– Хәерле көн, Алсинә! Менә бит, насыйп булгач, кабат очраштык. Бүген дә эштән кайтасыңмы? Авылгамы? – дип сорады ул, кыздан күзен алмыйча.
– Әйе, авылга, Марат абый. Ә сез кая барасыз? Мин дә сорыйм әле, – дип кыюланып җавап бирде Алсинә.
– Тормыш булгач, төрле мәшәкатьләр чыгып тора шул. Бүген дә сезнең якларга юл тотам. Авылыгыз аша узарга җыенмаган идем, шулай да сине илтеп куярмын инде. Яңгыр яумаса да, ничек инде шундый матур кызны авыл башында калдырыйм? Ә урласалар, мин нишләрмен, Алсинәкәй? – дип, елмаеп карады ул Алсинәгә.
– Танып туктавыгызга, утыртуыгызга рәхмәт, Марат абый. Шулай да авылга ук кертеп куюыгыз кирәкми. Авыл башыннан да кереп җитәм мин, көне дә матур. Саф һава сулап кайтырмын ичмасам, – дип җавап бирде ул.
Нәкъ менә шул көннәрдә Алсинәнең яраткан әбисе дә кинәт авырып китте. Ул хәтта төн белән көнне аермый башлады. Алсинә эштән соң әбисе янында утырды. Үз өенә ул кич белән соңлап кына, анда да көнаралаш кына кайта алды. Ул көннәрдә Марат аны эштән каршы алды, өенә кадәр илтеп куйды. Әбисен югалту кайгысын да Алсинә иң элек Марат белән уртаклашты, чөнки бу көнне дә Марат аны эштән каршы алырга килгән иде.
Ә бер көнне Марат Алсинәне машинасына утыртып, ап-ак чәчәкләр белән тулган аланга алып килде. Алсинәнең бу көнне дә күңеле тулган, менә-менә елап җибәрерлек чагы иде. Үз уйларына чумып, әллә кайдагы бу аланга килеп туктауларын сизми дә калды ул. Шушы аланда Марат аңа үзенең хисләрен аңлатты:
– Алсинәм, сиңа бүген шулай дип дәшим әле. Мине аңларсың дип ышанам. Мин сине беренче күргән көннән бирле яратам. Юлыңда очрауларым да юкка түгел. Син минем бөтен күңелемне биләп алдың. Баштарак сине онытырга, яныңа бармаска тырыштым. Тик үземне тыя алмадым. Машинама утыру белән сине очратырга ашыга идем. Әйе, мин өйләнгән, балаларым да бар. Тик миңа син кирәк. Мин синең яныңда бөтен борчуларымны да, аруларымны да онытам. Мөмкин булса, читкә какма мине, – диде ул.
Алсинә Маратның бу сүзләренә ни дип җавап бирергә белми торды. Аның үзенә дә Марат янәшәсендә булу, аның белән очрашу бик кадерле иде. Бу көннән соң аларның очрашулары ешайды. Марат белән Алсинә иң бәхетле мизгелләрен кичерделәр. Алар кулга-кул тотынышып, кайсы гына шәһәр урамнарында йөрмәделәр, нинди генә кафеларга, театрларга бармадылар, хуш исле чәчәкләргә күмелгән нинди генә болыннарны күрмәделәр! Ә бер көнне Алсинә үзенең авырлы булуын хәбәр итте. Бу хәбәрне Марат шатланып та, берникадәр борчылып та кабул итте.
– Рәхмәт сиңа, кадерлем! Димәк, синең кебек матур кызыбыз туачак. Мин бик бәхетле бүген. Син каршы түгелсеңдер бит? – диде ул Алсинәгә.
Ә Алсинәнең җавабы аны аяктан ега язды.
– Әйе, Марат абый, мин каршы түгел. Тик балабыз аша сине үземә бәйләргә теләмим мин. Иң мөһиме – исән-сау, дүрт саны төгәл булып тусын. Мин тормышка әллә чыгам, әллә юк. Ә кызым яраткан кешемнән бүләк булып гомерлеккә янәшәмдә булачак. Бүгеннән соң яныңа килмим, очрашмыйбыз, дисәң дә, сине һич гаепләмәячәкмен. Синең белән үткәргән бәхетле мизгелләр матур хатирә булып күңелемдә мәңгегә калачак, – диде.
Чыннан да, Алсинәне сөендереп, дөньяга кызы туды. Ул аңа, үз исеменә охшасын дип, Алинә исемен кушты. Кызына үз фамилиясен яздырды. Хастаханәдән кызы белән туган йортына кайткан Алсинәне энесе Алмаз каршы алды. Алсинә әни булып, тормышының яңа чорына аяк басты. Бу көннәрдә авыл халкы умарта күче кебек гөжләсә дә, Алсинә аларга игътибар бирмәде. Ул ана иде. Аңа көчле булырга, аягында нык басып торырга, сүзләрдән һәм гайбәтләрдән өстен калырга кызы ярдәм итте. Алсинә аны, үзе әйтмешли, ялгышының бүләге дип санады.
Үзе теләгәнчә, Марат белән очрашулары да сирәгәйде. Икесе дә үз юлыннан китте. Бәби ялыннан соң Алсинә эшен алыштырды, район үзәгенә күчеп килде. Кызы Алинәне балалар бакчасына бирде.
Бу көннәрдән соң бик күп сулар акты, җир йөзенә күпме яз килде, күпме яңгыр яуды. Тик Алсинә белән Марат беренче тапкыр очрашкан көндәге кебек яңгыр гына башка кабатланмады.
Алсинәнең кызы Алинә дә инде үсеп буй җитте, мәктәпне тәмамлады, яраткан һөнәрен үзләштерде, эшләде, тормышка чыкты. Бүген инде Алсинә оныклар бәхете күреп гомер итә. Ә Алинәсе аның терәге дә, сердәше дә. Ялгышларның да кайчакта бәхет бүләк иткәне була шул!
Тәслия Хаҗиева.
Нет комментариев