Мөслимдә Фатиһ Кутлуның «Кардәшлек кадере» китабын тәкъдим иттеләр
Актуаль

Мөслимдә Фатиһ Кутлуның «Кардәшлек кадере» китабын тәкъдим иттеләр

Район үзәк китапханәсендә Фатиһ Кутлуның «Кардәшлек кадере» исемле китабы белән танышу кичәсе узды.

Очрашуга китап авторы – тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән беренче төрек кешесе Фатиһ Кутлу килде. Кичәдә шагыйрә, тел галиме Рәзинә Мөхияр, шагыйрә, балалар язучысы, тәрҗемәче Әлфия Ситдыйкова, язучы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллина, халык язучысы Фоат Садриев, шагыйрә Лилия Садриева, ветераннар, мәктәп укучылары һәм китап сөюче райондашларыбыз катнашты.

Фатиһ Кутлу 1974 елда Төркиянең Каһраманмараш шәһәрендә туган. 1993 елда ул Татарстанга белем алмашу программасы буенча килә. Алабуга шәһәре аңа иҗатка юл ача.

Татарстанны икенче ватаны дип санаучы Фатиһ әфәнде гомерен татар классикларының әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итүгә багышлаган, соңрак үзе дә татар телендә иҗат итә башлаган. Аның тәрҗемәләре аша төрек укучылары Г. Тукай, А. Гыйләҗев, Ә. Еники һәм Р. Вәлиев иҗаты белән таныша алган.

Фатиһ Кутлу 56 авторның 70 хикәясен, 4 повестен, 1 романын һәм 64 шигырен тәрҗемә иткән. Төркиядә – 8, Татарстанда 4 китап бастырып чыгарган. 2025 елда Татарстан китап нәшриятында аның татар телендә язылган «Кардәшлек кадере» китабы дөнья күрде. Фатиһ Кутлу – С. Сөләйманова, Г. Исхакый һәм Ш. Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

Кичә автор әзерләгән сюрпризларга бай булды. Фатиһ бәй төрек милли уен коралы – дарбукада уйнады, Г. Тукайның «Милли моңнар» шигырен һәм үз китабыннан өзекләр укыды, татар һәм төрек телләрендә милли җырлар башкарды. Аудио һәм видеоматериаллар аша кичәдә катнашучылар Төркиядә яшәүче милләттәшләребез белән танышты. Фатиһ әфәнденең кичә барышында Төркиядә яшәүче беренче укытучысын телефон аша һөнәри бәйрәме белән котлавы да истә калырлык мизгел булды.

Язучылар һәм шагыйрьләр китап турында фикерләре белән уртаклаштылар, Фатиһ Кутлуны шәхес буларак та таныттылар. Райондашларыбыз авторга ихлас теләкләрен җиткерделәр, әзерләп килгән бүләкләрен тапшырдылар.

Гөлназ Җәлилова репортажы.


Нет комментариев