«Көннәр якты булсын өчен әни кирәк!» бәйгесенә килгән 18 нче язма белән таныштырабыз
Аны безгә Айсылу Закирова җибәргән
Мин, Закирова Айсылу, Мөслим лицеенда 3нче а сыйныфында укыйм.Минем әнием иң матур әни. Аның исеме дә бик матур - Лилия.Ул балалар бакчасында пешекче булып эшли. Әнием техникум һәм институт бетерде.Күп кенә һөнәрләр остасы ул. Һәтта флорист булып та эшләде. Нинди генә чәчәк бәйләмнәре ясамый ул. Минем өчен әнием -иң якын кешем, дустым, терәгем! Бәхетле бул. әнием! Мин сиңа охшарга телим!
Нет комментариев