Гаилә көче – йөрәк белән ишетүдә
2026 елда беренче тапкыр “Чиксез мөмкинлекләр” бөтенроссия конкурс-премиясе уздырыла. Бәйгедә Мөслим авылында гомер итүче Александра белән Илдар Галимовлар да катнаша
Биш бала үстерүче бу гаилә тормыш авырлыкларына бирешмичә, матур итеп гомер кичерә. “Бер-береңне ишетү өчен, кычкырып сөйләшү мәҗбүри түгел. Әлеге сүзләрнең хаклыгын яшәү дәверендә көн дә бер-беребезгә исбатлыйбыз”, – ди Галимовлар.
Илдар сөйләшә алмый, ләкин аның гаиләсен яратуы эшләрендә чагыла. Ул ихатадагы бар эшне дә эшләргә өлгерә: утын кисәргә дә, ишегалдында тәртип урнаштырырга да. Үз йортлары белән торгач, хуҗалыкта эшнең бетәсе юклыгын әйтеп тору артык булыр. Үз куллары белән салып кергән йортларында мунча, сарай, башка төзелешләр алып барырга да җитешә Илдар.
– Илдар – минем терәгем, таянычым, тормыштагы иң кадерле кешем. Авыр эшләрдә ярдәм итәргә өлгерер өчен, Илдар йокыдан иң беренче булып уяна. Балаларыбыз өчен ул җыйнаклык һәм җаваплылык үрнәге дә! Алар әтиләре бер сүз әйтмәсә дә, һәрвакыт янәшә булуларын белеп яшиләр. Һәм нәкъ менә шуңа күрә гаиләдә аралашуның башка ысулларын – күз карашын, әтиләренең һәр ишарәсен, елмаюын, кагылып китүен аеруча кадерлиләр, – ди Александра.
Илдарның тормыш иптәше Александра – табиб-педиатр, Ульяновск кызы. Илдар белән уртак танышлары ярдәмендә очрашып, бер-берсенә гашыйк булалар. Бүген гаиләдә биш бала үсә.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 20 ноябрь саныннан укыгыз.
Фото – Галимовларның шәхси архивыннан.
Нет комментариев