Спорт

«ГТО» нормативларын тапшыру буенча ярышлар узды

21 ноябрь көнне «Яшьлек» спорт залында район мәктәпләре укучылары арасында ГТО нормативларын тапшыру буенча ярышлар узды

Ярышларда 8–11 сыйныфларда укучы кызлар һәм егетләр урыннан озынлыкка сикерү һәм алга иелү күнегүләрен башкаруда көч сынашты.

Катнашучылар арасындагы киеренке көндәшлек бәйгене тагын да мавыктыргыч итте. Мондый чаралар укучыларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, аларда намуслылык, әдәплелек, сабырлык һәм ихтыяр көче кебек сыйфатлар тәрбияләү өчен мөһим.

Кызлар арасында гомуми зачет нәтиҗәләре:

I урын – Мөслим гимназиясе укучысы Хәйдәрова Сафина (сикерү – 208 см, алга иелү – +16 см, гомуми сумма – 224 балл).

II урын – Мөслим лицее укучысы Шәйхразиева Әмирә (сикерү – 193 см, алга иелү – +25 см, гомуми сумма – 218 балл).

III урын – Мөслим урта мәктәбе укучысы Хафизова Әминә (сикерү – 198 см, алга иелү – +19 см, гомуми сумма – 217 балл).

Егетләр арасында гомуми зачет нәтиҗәләре:

I урын – Мөслим лицее укучысы Мотыйгуллин Нурислам (сикерү – 264 см, алга иелү – +24 см, гомуми сумма – 288 балл).

II урын – Олы Чекмак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Нуриев Айназ (сикерү – 225 см, алга иелү – +21 см, гомуми сумма – 246 балл).

III урын – Мөслим лицее укучысы Мотыйгуллин Фәрхәд (сикерү – 222 см, алга иелү – +15 см, гомуми сумма – 237 балл).

Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар Татарстан Республикасы ГТО ВФСК РООның истәлекле бүләкләренә лаек булдылар.

Фото - Мөслим районының ГТО җитәкчесе Расил Фәттаховтан.


Нет комментариев