Кул эше – җанга дәва
Җирлегебездә кул эше белән яратып шөгыльләнүчеләр аз түгел. Яңа һөнәр үзләштерергә теләге булган райондашларыбыз мастер-класста катнашты. Мөслим туган якны өйрәнү музеенда кәрзин үрү буенча осталык дәресе үтте
Осталык дәресен райондашыбыз Лилия Морзаханова үткәрде. Юл-транспорт һәлакәтенә юлыкканнан соң, озак вакыт урын өстендә ятып эче поша башлагач, Лилия яңа шөгыль үзләштерергә булган.
– Кәрзин үрү – борынгыдан килгән, бүген дә әһәмиятен югалтмаган һөнәрләрнең берсе. Элек әби-бабаларыбыз тал чыбыгыннан үрелгән кәрзиннәрне көндәлек тормышта киң кулланган. Бүген исә тал кәрзиннәр белән беррәттән ротангтан үрелгән эшләнмәләр дә популярлык казана. Юл һәлакәтенә очрагач, бертөрле генә узган көннәр ялыктыра, алҗыта башлады. Шул вакытта кәрзин үрү, яңа шөгыль өйрәнү уе белән яна башладым, – ди Лилия Морзаханова.
Мондый кәрзиннәр көнкүрештә кирәкле әйбер генә түгел, ә йортка, бакчага, ишегалдына ямь һәм үзенчәлекле матурлык өстәүче бизәк тә! Осталык дәресе борынгы һөнәрләрнең заманча тормышта да үз урынын табуын күрсәтте.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 20 ноябрь саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы.
Нет комментариев