Укучылар җиңел атлетика буенча ГТО нормативларын үттеләр
21 ноябрь көнне Мөслим авылының «Яшьлек» спорт комплексында мәктәп укучылары һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьләр арасында җиңел атлетика буенча ГТО нормативларын үтәү ярышлары узды
7–8 һәм 9–11 сыйныфларда укучы кызлар һәм егетләр 1000 һәм 2000 метр араларга йөгерүдә көч сынашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар түбәндәгечә билгеләнде.
7–8 сыйныф кызлары арасында:
I урын – Мөслим гимназиясе укучысы Хәйдәрова Руфинә.
II урын – Мөслим лицее укучысы Тазова Әмирә.
III урын – Күбәк урта мәктәбе укучысы Хәсәншина Сөмбелә.
7–8 сыйныф малайлары арасында:
I урын – Мөслим лицее укучысы Мотыйгуллин Фәрхәд.
II урын – Мөслим гимназиясе укучысы Сәетгалиев Искәндәр.
III урын – Мөслим лицее укучысы Юнысов Аяз.
9–11 сыйныф кызлары арасында:
I урын – Мөслим гимназиясе укучысы Хәйдәрова Сафина.
II урын – Мөслим урта мәктәбе укучысы Хафизова Әминә.
III урын – Мөслим урта мәктәбе укучысы Баһауова Ләйлә.
9–11 сыйныф егетләре арасында:
I урын – Мөслим лицее укучысы Мотыйгуллин Нурислам.
II урын – Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Нуриев Айназ.
III урын – Татар Бүләре мәктәбе укучысы Шәйдуллин Салават.
Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар Татарстан Республикасы ГТО ВФСК РООның истәлекле бүләкләренә лаек булдылар.
Фотолар - Мөслим районы буенча ГТО җитәкчесе Расил Фәттаховтан.
Нет комментариев