“Форпост” үзәге активистлары укучылар белән очрашты
Анда антивирус – динозавр Дино укучыларга цифрлы грамоталык турында сөйләде
Мөслимнең “Форпост” үзәге активистлары Мөслим лицееның 1 нче “А” сыйныфы укучылары өчен “Имин интернет” цифрлы куркынычсызлык темасына класс сәгате үткәрде.
Анда антивирус – динозавр Дино укучыларга цифрлы грамоталык турында сөйләде. Активистлар балаларны үзәкнең эшчәнлек юнәлешләренең берсе булган "Лазертаг" заманча хәрби стратегик уены белән таныштырды, шулай ук балаларга мошенникларның гамәлләрен ничек тану турында белешмә тараттылар.
Илнур Сабиров фотолары.
Нет комментариев