Рушана Хәбибуллина Мөслим Магомаев фонды стипендиаты булды
Бүген Рушана Нәҗип Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал, дирижёрлык, музыкаль театр һәм Россия халыклары музыкасы факультетында белем ала
Якташыбыз Рушана Хәбибуллина бөтен Россиядән килгән кандидатлар арасында иң яхшы унлыкка керде. Ул Татарстаннан Мөслим Магомаевның мәдәни-музыкаль мирасы фонды стипендиясенә лаек булган бердәнбер катнашучы булды.
Бүген Рушана Нәҗип Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал, дирижёрлык, музыкаль театр һәм Россия халыклары музыкасы факультетында белем ала.
Рушананы уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз! Аңа илһам, онытылмас чыгышлар һәм яңа иҗади уңышлар телибез!
Нет комментариев