Яңалыклар

Район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә киңәйтелгән киңәшмә узды

Республика территориясендә грипп һәм ОРВИ таралуга бәйле рәвештә, район башлыгы саклану чараларын көчәйтергә чакырды

Район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә бүлек, оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән чираттагы киңәйтелгән киңәшмә узды.

Тәбрикләнүчеләр:
– Гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге белгече Гөлсем Миңнуллина намуслы хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Республика территориясендә грипп һәм ОРВИ таралуга бәйле рәвештә, район башлыгы саклану чараларын көчәйтергә чакырды. Вакцинациянең авыруны булдырмый калуда иң ышанычлы ысул булуы ассызыкланды. Үзәк район хастаханәсенә халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә һәм тулысынча әзерлектә торырга бурыч куелды.
Шулай ук киңәшмәдә балаларның һәм яшьүсмерләрнең иминлеген саклау, якынлашып килүче Яңа ел чараларына оешкан төстә әзерлек күрү кебек темаларга игътибар ителде.

Чыгыш ясаучылар:
– Мөслим авыл җирлегендә узачак халык җыеннарының тәртибе турында – Илгизә Акмалова;

– Инвалидлар декадасы кысаларында районда оештырылачак төп чаралар хакында – Марина Бәдретдинова.

Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән. 


Нет комментариев