Бер оешма юл йөрү кагыйдәләрен 105 тапкыр бозган
Иминлек

Бер оешма юл йөрү кагыйдәләрен 105 тапкыр бозган

Татарстан Республикасының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе ай саен юл йөрү кагыйдәләрен иң күп бозган оешма-предприятиеләр исемлеген игълан итә

Комиссия 2026 елның ун ае нәтиҗәләре буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган оешмаларның яңа исемлеген тәкъдим итте. “Кара исемлеккә” Мөслим районыннан “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эләккән. Ун ай эчендә әлеге оешманың машина йөртүчеләре юл йөрү кагыйдәләрен бозу буенча рекорд куйган: алар тарафыннан 105 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Кооперативта эшләүче машина йөртүчеләр үз гомерләрен генә куркыныч астына куймый, ә башка машина йөртүчеләргә һәм җәялеләргә дә зыян салырга хокуклары бар, дип уйлый. Алар арасында шушы ук машина йөртүчеләрнең якыннары да булырга мөмкин бит!

Фото – Татар-информ


Нет комментариев