Яңалыклар

Юрист Соловьев укытучыларга нинди бүләкләр бирергә мөмкин икәнен әйтте

Бу хакта Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев сөйләде

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев.

Әти-әниләргә укытучыларга Яңа елга 3 мең сумнан да кыйммәтрәк бүләкләр бирергә кирәкми. Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев RT белән әңгәмәсендә шул хакта искәртте.

Аның сүзләренчә, Гражданнар кодексының 575нче маддәсе, бәясе 3 мең сумнан артмаган күчтәнәчләрдән тыш, педагогларга бүләк бирүне тыя. Кыйммәт булмаган бүләкләргә, гадәттә, чәчәк, кәнфит, чәй һәм каһвә җыелмалары керә.

Юрист шулай ук бүләкнең бәясе генә түгел, аны нинди максат белән бирү дә әһәмияткә ия булуын искәртте. Әгәр әти-әниләр шул рәвешле баланың билгеләренә яки укытучының аның тәртибенә карата мөнәсәбәтенә йогынты ясарга ниятли икән, бүләкне законсыз бирелгән яки ришвәт дип бәяләргә мөмкиннәр.

Соловьев артык кыйммәтле һәм катлаулы бүләкләр сайламаска киңәш итте. Аның фикеренчә, Яңа ел сувенирлары, мәсәлән, чыршы уенчыклары бик яхшы бүләк булачак.

 


Нет комментариев